“Һәр сумның ничек тотылуына игътибар бирмәсәк, республиканың нормаль үсеше булмаячак. Мин Контроль-исәп палатасына кайбер структураларны ныклап тикшерергә кушкан идем, һәм миңа нәтиҗәләр ошамый. Төп мәсьәлә – Капиталь ремонт буенча төбәк операторы һәм Торак төзү фонды эшчәнлегендә тәртип бозуларга кагыла”, – дип язган республика җитәкчесе.