Благовещен районы хакимияте башлыгы вазыйфасын Олег Голов башкарачак.
23 августта депутатлар конкурс нигезендә яңа башлыкны раслаячак.
Олег Евгеньевич Голов 1972 елның 11 августында Стәрлетамакта туган. 2017 елның октябреннән шушы елның апреленә кадәр Башкортстанның Үсеш корпорациясен җитәкли. Әлегә кадәр Олег Голов Благовещен район хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары вазыйфасын башкара.
Благовещен районының элекке башлыгы Фәрит Фазылов эшеннән киткән, ул районга 2010 елдан җитәкчелек иткән.