Башкортстанда экология һәм табигатьтән файдалану министры вазыйфасын башкаручы Мирхәйдәр Фәтхуллин отставкага китте. Үз теләге белән эштән китү турында боерык 26 июльдә чыккан.
Мирхәйдәр Фәтхуллин бу вазыйфага 2018 елның 12 ноябрендә билгеләнгән иде. Моңа кадәр ул Свердловск өлкәсе Хөкүмәтендә дүрт ел эшләде.
“Коммерсант-Уфа” басмасы мәгълүматлары буенча, министрның отставкага китүенең сәбәбе -- Урал аръягында төзелеш ташын законсыз чыгару өлкәсендә тәртип урнаштыруда җитешсезлекләр.