Очрашуда, шулай ук, оборона министры Сергей Шойгу, аның урынбасары, Кораллы Көчләрнең Баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы Андрей Картаполов, Хәрби-диңгез флоты башлыгы Николай Евменов, Оборона министрлыгының Тирән суларда тикшеренүләр баш идарәсе башлыгы Алексей Буриличев катнаштылар.
Русия территориаль сулыкларының төбе киңлеген һәм Хәрби-диңгез флоты мәнфәгатьләрендә дөнья океаны төбен өйрәнү өчен билгеләнгән фәнни-тикшеренү аппаратында янгын чыгып, 14 диңгезче һәлак булган иде. Президент офицерларны дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.