+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
30 июль 2019, 12:26

Исерек килеш машина йөртергә яратабыз да инде!

Бүген республиканың Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов "Россия" медиаүзәгендә журналистлар белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде.

Бүген республиканың Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов "Россия" медиаүзәгендә журналистлар белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде.
Динар Гыйльметдинов белдерүенчә, агымдагы елның 6 аенда Башкортстан юлларында 1707 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, 178 кеше һәлак булган, 2175е яраланган. Юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны арту Нефтекама шәһәрендә, шулай ук, Дүртөйле, Туймазы, Әбҗәлил, Бәләбәй районнарында күзәтелә.
Иң куркыныч хокук бозуларның берсе - транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү. Агымдагы елда юлларда исерек шоферлар гаебе белән 28 кеше һәлак булган һәм 157 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Гомумән алганда, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 7 меңнән артык хокук бозучыны тоткарлаган.
Читайте нас