Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев баласызлык салымы кертү турында үз фикерен белдерде.
- Туучылар саны зур борчу тудыра, һәм аларның сәбәпләрен тирәнтен карарга кирәк. Бу — күп кенә алга киткән илләргә хас һәм барлык тармакларга да - икътисад, медицина, мәгариф, торак, мәдәният һ.б. - кагыла торган комплекслы проблема.
Көзге сессиядә депутатларга хакимиятнең башка органнарындагы хезмәттәшләре, экспертлар, фәнни берләшмә вәкилләре белән берлектә демографияне яхшырту мәсьәләсен күтәрү кирәк булачак, - дип билгеләп үтте Константин Толкачев.
Константин Толкачев белдерүенчә, аңа ата-аналарга карата төрле ярдәм чаралары бирү идеясе күбрәк ошый. Баласызлык салымын кертүгә ул каршы чыга.