1 августта Русия Иҗтимагый палатасы "Интернетта куркыныч контент белән көрәш" һәм “Дәүләт символларын мыскыл итү һәм фейклар турында законнарны куллану тәҗрибәсе" темаларына “түгәрәк өстәл” форматында киңәшмә үткәрде. Фикер алышуда Башкортстаннан Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Башинформ” агентлыгының директорлар советы рәисе Ростислав Морзагулов катнашты.
Ростислав Морзагулов дәүләт символларын мыскыл итү белән конкрет чиновникларны тәнкыйтьләүне аерырга кирәк, дип саный.
– Кемдер шәһәрнең үзәк мәйданында Русия флагын таптаганда бу, әлбәттә инде, законны бозу дигән сүз. Әмма кемдер губернаторны тәнкыйтьләгәндә, моңа реакция бөтенләй башка булырга тиеш, – диде ул.
Аның фикеренчә, законны экстремистлык, радикаллык һәм милләтара конфликтлар күренешләре турында сүз барганда кулланырга кирәк.
Ростислав Морзагулов сүзләренә караганда, Башкортстанда әлегә бу закон гамәлдә кулланылган бер генә очрак та булмаган.
- Безнең республика башлыгы да, шулай ук, аның белән эшләүчеләр дә тәнкыйтькә тыныч карый, – ди ул.