+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
2 август 2019, 15:32

Уфада хоспис төзү турында карар кабул ителде

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Вера» хосписларына ярдәм фондын гамәлгә куючы, Бөтенрусия халык фронтының үзәк штабы әгъзасы Анна (Нюта) Федермессер белән очрашты. Алар төбәктә паллиатив медицина ярдәмен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу нәтиҗәләре буенча, Нюта Федермессер журналистларга төбәк җитәкчесенең Уфада хоспис төзү турында карар кабул итүе турында әйтте. Анда 20 һәм 30 урынга исәпләнгән балалар һәм өлкәннәр бүлекләре булачак.
Паллиатив ярдәм күрсәтү учреждениесе ел ярымнан соң эшли башларга тиеш. Аның төзелешен Радий Хәбиров шәхси контрольгә алды.
Нюта Федермессер, шулай ук, Башкортстанда хәйриячелекнең югары дәрәҗәдә үсешен билгеләп үтте.
– Сездә, һичкайда бумаганча, хәйрия фондлары алга киткән. Мин мондый төбәкне дә бер дә очратмадым, - дип ассызыклады ул.
Читайте нас