4 августта Уфада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алексей Текслер очрашты. Формаль булмаган шартларда яклар социаль-икътисади һәм милли-мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту перспективалары, сәнәгать һәм туризм өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алышты.
- Чиләбе өлкәсе - күршеләребез, туганнарыбыз. Бу шактый уңышлы үсеш алган төбәк. Анда 150 меңнән артык башкорт яши, һәм безгә аларның үзләрен яхшы хис итүе, милли мәдәнияте үсүе, туган телне өйрәнү мөмкинлеге булуы бик мөһим, - диде Радий Хәбиров. - Без Алексей Леонидович белән барлык бу юнәлешләр буенча да ярдәм булачак дип сөйләштек. Моннан тыш, без дә матди һәм методик ярдәмне көчәйтәчәкбез.
- Башкортстан турында сөйләшкәндә мин һәрчак аерым хис кичерәм. Монда Русия энергетика министрының беренче урынбасары, «Башнефть» директорлар советы рәисе буларак күп тапкыр килдем, шуңа күрә республика турында ишетеп кенә белмим, - диде Алексей Текслер. – Безнең территорияләрне җитди икътисади, мәдәни мөнәсәбәтләр бәйли. Безнең өлкә зур, күпмилләтле. Әлбәттә, башкортлар безнең территориябездәге халыкларның, мәдәниятләрнең үрелешендә төп, мөһим урынны алып тора. Сүз дә юк, без аларга һәрьяклы ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез.
Төбәкләр җитәкчеләре гамәлдәге килешүләр кысаларында үзара хезмәттәшлекне киңәйтергә килештеләр, барыннан да элек исә, товар әйләнешен үстерү, сәнәгать һәм туристлык потенциалын үстерүдә.
Радий Хәбиров һәм Алексей Текслер Салават Юлаев һәйкәле янында булдылар һәм республика халкы белән аралаштылар. Алар арасында күптән түгел Чиләбедән Уфага күчеп килгән яшь гаилә дә бар. Алар, күчүгә карамастан, күрше төбәктәге хәлне күзәтеп бара, һәм Чиләбе өлкәсендә яшәүче башкортларга ярдәм итүе өчен губернатор вазыйфасын вакытлыча башкаручыга рәхмәт белдерделәр.