Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров үз теләге белән вазыйфасыннан китте.
Бу хакта бүгенге киңәшмәдә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хәбәр итте. Аның урынына Рөстәм Рахмангулов тәгаенләнде.
Ул 1981 елның 28 гыйнварында Стәрлетамакта туган. 2003 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын “филология” белгечлеге буенча тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 3нче башкорт лицей-интернатында тарих укытучысы булып башлый.
2013-16 елларда Красноусол авылы хакимиятен җитәкли. Аннары республика Башлыгының Муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек буенча идарәсенең урындагы үзидарә органнары белән эш буенча бүлеге баш киңәшчесе була.
2018 елның 3 апреленнән Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын үстерү буенча урынбасары вазыйфасын башкарды.