Бүген Уфада республика Яшьләр хөкүмәтенең беренче утырышы узды.
Анда республика Башлыгы Хакимияте һәм Хөкүмәт вәкилләре катнашты.
Утырышта Яшьләр хөкүмәтенең рәисе, урынбасары һәм секретаре сайланды. Рәис итеп Ислам Төхвәтуллинны сайладылар.
Шулай ук, һәр тармак буенча үз министры булдырылды.
Яшьләр хөкүмәте аена бер тапкыр җыелачак, республика Башлыгы аппараты белән очрашулар кварталга бер булырга тиеш.
Яшьләр хөкүмәте - республика Хөкүмәте каршындагы киңәшләшү мәйданчыгы. Аның составына 19 кеше керде. Арытаба алар, стажировка үтеп, дәүләт хезмәтендә карьера башлау мөмкинлеге алачак.