+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 август 2019, 10:45

Экология министрлыгында яңа җитәкче

Бүген Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Урал Искәндәров министр вазыйфасын башкаручы итеп тәгаенләнде. Тиешле указга республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды.

Элек табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе вазыйфасын Мирхәйдәр Фәтхуллин биләгән иде. Ул бу вазыйфага 2018 елның ноябрендә билгеләнде. Җиде айдан соң ул отставкага китте.
Урал Салават улы Искәндәров 1966 елның 10 декабрендә Уфада туган. Башкорт дәүләт университетын, Кубань дәүләт аграр университетын темамлаган, юридик фәннәр кандидаты.
Хезмәт эшчәнлеген 1984 елда «Волгоэлектросетьстрой» трестының Уфа участогы элемтә монтажчысы булып башлый. "СУ-2" эре панельле йортлар төзү трестында слесарь, БАССРның Дәүләт арбитражы хуҗалыгы мөдире, әйдәүче белгеч, аннары Башкортстан Арбитраж суды судьясы булып эшләде.
Читайте нас