+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 август 2019, 19:19

Дүртөйле һәм Чакмагышта профессиональ командалар эшли

Дүртөйле һәм Чакмагыш районнарында профессиональ командалар эшли, муниципалитет башлыклары кешеләрнең проблемалары турында белә, алар белән очраша, кешеләр дә аларны белә, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә.

Дүртөйле һәм Чакмагыш районнарында профессиональ командалар эшли, муниципалитет башлыклары кешеләрнең проблемалары турында белә, алар белән очраша, кешеләр дә аларны белә, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә.
Бу хакта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, чираттагы эшлекле сәфәргә йомгак ясап, журналистларга сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, аларда ул хәл итү яки аның шәхси катнашуын таләп итә торган проблемалы нокталарны сайларга тырыша.
«Мин ышанам ки, безнең кече шәһәрләребез һәм район үзәкләре бераз тоткарландылар, аларга яңа энергия өрергә, ярдәм итәргә кирәк. Чөнки соңгы елларда анда аз эшләнде, шул исәптән төзекләндерү буенча да.
Чакмагыш авылындагы бер әби белән сөйләшүгә үзегез шаһит булдыгыз бит, без яшь чакта ук ишегалдындагы бу юл ясалган иде, ә хәзер ул бөтенләй ватылып бетте, дип зарланды.
Әлеге сәфәрләр нәтиҗәсендә подъездларны ремонтлау һәм төзекләндерү буенча кабул ителгән карарларның максатка ярашлы булуын аңлыйм, халык матур подъездлар һәм уңайлы ишегаллары барлыкка килүеннән канәгать», — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе ике районның да агросәнәгать комплексы икътисади яктан көчле булуын билгеләп үтте.
- Әлбәттә, аграрийларны һава шартлары бераз борчый, әмма алар яхшы уңыш көтә. Без ике ел эчендә беренче тапкыр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча 100 процентка чыктык, ә моңа кадәр кими иде. Без хәлдән бик авыр чыктык. Әмма агросәнәгать комплексы өлкәсендә берничә эре инвестпроект тәмамлану алдында һәм аграр секторда без елны зур булмаган плюс белән дә тәмамларбыз дип өметләнәбез. Шуңа да кәеф яхшы, - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас