+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
8 август 2019, 08:05

Владимир Путин Ставрополь крае башлыгы белән очрашты

Русия Президенты Владимир Путин Ставрополь крае башлыгы Владимир Владимировның авыл территорияләрен үстерү турындагы тәкъдимнәрен карарга килеште.

Русия Президенты Владимир Путин Ставрополь крае башлыгы Владимир Владимировның авыл территорияләрен үстерү турындагы тәкъдимнәрен карарга килеште.
Дәүләт башлыгы Владимир Путин Ставрополь крае башлыгы Владимир Владимиров белән төбәктәге социаль-икътисади хәл һәм туризм тармагын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты, дип хәбәр итә "Кремлин.ру" сайты.
Ставрополь җитәкчесе хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта төбәктә авыл хуҗалыгы мәйданнарының 96 процентында уңыш җыеп алынган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 3 процентка артык. Шулай ук, аның сүзләренә караганда, төбәктә сөт, ит җитештерү арткан.
Русия Хөкүмәте июнь аенда 2025 елга кадәр авыл территорияләрен үстерүнең яңа дәүләт программасын раслады. Программа 37 миллион кешегә кагылырга тиеш.
#ВладимирПутин
Читайте нас