+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
13 август 2019, 04:32

бездән – бензин, сездән – сыр

Майкопта (Адыгея) Башкортстан Хөкүмәте белән Адыгея Республикасы Министрлар кабинеты арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документны Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Адыгея Республикасы Башлыгы Морат Кумпилов имзаладылар.

Очрашу барышында яклар төбәкара бәйләнешләрне ныгыту перспективаларын, товар әйләнешен үстерү һәм берлектәге проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерде. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, әлеге вакытта Адыгеяга бензин һәм дизель ягулыгы озатыла, ә Башкортстанга аннан киң билгеле сыр һәм сөт продукциясе, тоз кертелә.

– Әлеге очрашу уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәр, дип ышанам, – диде Радий Хәбиров. – Безгә Адыгеяның инвестиция мохитен үстерүдәге тәҗрибәсе кызыклы. Соңгы ике елда Башкортстан Инвестиция мохите торышының дәүләт рейтингында күрсәткечләрен яхшыртты. Без, шулай ук, мәгариф, фән, мәдәният һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә әзер. 2020 елда республикада

VI Бөтендөнья Фольклориадасы үтәчәк. Адыгея Республикасы делегациясен халыкара бәйрәмдә катнашырга чакырабыз.

Эш сәфәре кысаларында Радий Хәбиров билгеле дзюдочы Владимир Невзоров исемендәге спорт комплексында, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатов­ның хәрби юлы башланган урыннарда булды.
Читайте нас