+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
14 август 2019, 13:07

Радий Хәбиров: "Тикшерүдән соң карар кабул итәчәкбез"

Архангель районына эш сәфәре вакытында Радий Хәбиров «Җылылык челтәре» үзәк казанлык эше белән танышты. Муниципаль учреждение директоры Азат Мостафин җылылык челтәренең 1978 елда ук төзелүе турында сөйләде.

Ул күп фатирлы торак йортларны, мәктәп, балалар бакчаларын, район мәдәният сараен, административ биналарны җылылык белән тәэмин итә. Төп проблемаларның берсе - киләсе җылыту сезоныннан газ казаннарын файдалану тыела, аларны алыштыру таләп ителә. Җылылык челтәрләренең тузуы 95 процент тәшкил итә, шуның аркасында җылылыкны югалтулар күзәтелә.
Директор сүзләренә караганда, учреждениенең газчылар алдында 3,5 миллион сум күләмендә бурычы бар. Финанс проблемасын хәл итү өчен Архангель җылылык челтәрләре җитәкчелеге республика Хөкүмәтеннән субсидия сорый.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, «Җылылык челтәрләре» предприятиесе җитәкчелеге тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләр комплексы соңгы карар кабул итү өчен, республиканың торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан тикшерүне таләп итә.
Читайте нас