Ул утырган самолетка НАТО истребителе нигә якынлашкан?
Балтыйк диңгезенең нейтраль сулары өстендә Сергей Шойгу самолетын НАТО истребителе озатып йөргән. Ул шул хәтле якын килгән ки, хәтта оборона министры аны фотога төшереп алган. Бортның саны да яхшы күренә.
Элегрәк хәбәр ителүенчә, истребитель F-18 министрның бортына нык якынлашырга уйлаган, ләкин самолетны озатып килгән Су-27 очучылары аны кысрыклаган.
НАТО исә бу хәлне союзниклар чигенә якын килгән бортны ныклап өйрәнергә теләү белән аңлата. Самолетның кемнеке икәнлеген белгәч тә кире борылганнар, имеш.
Сергей Шойгу Калининградтан Мәскәүгә кайтып килгән булган.