Архангель районының Яңа Чишмә авылында фельдшер-акушерлык пункты 62 ел элек төзелгән һәм агач бинада урнашкан.
Архангель районы хакимияте башлыгы Илшат Әминев республика җитәкчесе Радий Хәбировка бинада беркайчан да ремонт үткәрелмәвен әйтте. Элек ФАП белән бер бинада мәктәп урнашкан булган. Ул ябылган. Бина мич белән җылытыла. Биредә 29 ел эшләгән фельдшер Эльвира Галиева сүзләренә караганда, балалар авырмасын өчен кыш көне кечкенә балаларны ул үзенең өендә кабул итә.
Радий Хәбиров быел ФАП бинасын проектлаштыру башланачак, ә киләсе елда Яңа Чишмә авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк, диде. Республика җитәкчесе районның медицина кадрлары белән тәэмин ителеше, пациентларны кабул итү барышы белән кызыксынды. Аралашу вакытында авыл халкы автобус элемтәсе, юллар, газ, интернет булмау, мобиль элемтәнең сыйфатсыз, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануның начар булуына зарланды.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, 1 сентябрьдән республиканың барлык мәктәпләре бердәм менюга күчә, ә ата-аналарның начар сыйфатлы ризык турындагы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, ул тикшерү үткәрәчәген, контроль идарә вәкилләрен җибәрәчәген әйтте. 2 сентябрьдән авылга район үзәгеннән «Башавтотранс»ның яңа автобусларының берсе йөри башлаячак. Шулай ук газ һәм интернет буенча мөрәҗәгатьләр дә каралачак.
5нче сыйныф укучысы Алинә Салихова һәм булачак беренче сыйныф укучысы Искәндәр Гарифуллин Башкортстан җитәкчесеннән яңа көндәлекләренә автограф куюын сорадылар.
Радий Хәбиров аларга яхшы укуларын, күтәренке кәеф теләде һәм автографын калдырды.