Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Благовещен районында.
Беренче чиратта ул 1993 елдан ук төзелә башлаган Төньяк бистәсен карады. Шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Бадыкшанов бүген биредә меңнән артык кеше яшәвен әйтте һәм Радий Хәбировтан 2020 елга планлаштырылган акчаларның бер өлешен су белән тәэмин итү буенча комплекслы эш алып бару өчен бу елга күчерүне сорады.
Моннан тыш, бистәне газ белән тәэмин итү, юллар салу дәвам итә. Шәһәр бюджеты исәбенә электр үткәрелә.
Радий Хәбиров, муниципалитет җитәкчелеге һәм урындагы халык белән аралашканнан соң, яңа бистәдә су, газ һәм юлларга күбрәк игътибар бүлү турында белдерде. Шәһәр һәм район җитәкчелегенә Радий Хәбиров халык белән ешрак аралашырга һәм агымдагы проблемаларны аңлатып торырга кушты.