+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 август 2019, 11:51

"Спорт сарайлары төзибез, ә кешеләрнең эчәр суы юк..."

Бүгенге оператив киңәшмәдә республика халкын эчәр су белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды

Бүгенге оператив киңәшмәдә республика халкын эчәр су белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев белдерүенчә, су белән тәэмин итү системасының таушалу дәрәҗәсе 69 процент тәшкил итә. Хәлне яхшырту максатында быел Аскын, Нуриман, Туймазы, Бәләбәй районнарында су белән тәэмин итүче 12 объект төзелә. Ун объект проектлау дәрәҗәсендә.
Сыйфатлы су белән халыкның 87,6 проценты тәэмин ителгән. “Чиста су” төбәк проекты кысаларында 2024 елга бу санны 92,5 процентка җиткерү планлаштырыла. Әлеге максатларга 4 миллиард 490 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Шуларның 4 миллиард 169 миллионын федераль бюджет бүлә.
Быел су белән тәэмин итү объектлары төзүгә 523 миллион сум юнәлтелгән. Бу былтыргыдан өч тапкыр артыграк.
— Без бөек нәрсәләр турында хыялланабыз, мәһабәт мәдәният йортлары, зур-зур спорт сарайлары төзибез, ә кешеләрнең эчәр суы юк... Бу безнең өчен иң зур проблема булырга тиеш. Бөтен көчне су булмаган урыннарга ташларга кирәк. Су — беренче чиратта. Шушы мәсьәләне хәл иткәч кенә башкалары белән шөгыльләнә башлыйбыз, — диде Радий Хәбиров.
Читайте нас