+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
22 август 2019, 10:35

Баймак районында эшлекле киңәшмә узды

Баймак районында участок сайлау комиссиясе рәисләре белән эшлекле киңәшмә узды. Аны Баймак районы хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Фәнис Әминев алып барды. Киңәшмәдә участок сайлау комиссиясе рәисләре, авыл биләмәләре башлыклары һәм район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Башкортстан Башлыгын һәм авыл биләмәсе Советларына депутатлар сайлауларга әзерлек барышы турында мәгълүмат белән территориаль сайлау комиссиясе рәисе Шәрәфетдин Моталлапов чыгыш ясады.
19 августтан 26 августка кадәр һәм 29 августтан 5 сентябрьгә кадәр участок сайлау комиссияләренең хәлиткеч тавыш бирү хокуклы әгъзалары белән гражданнарны фатир саен йөреп чыгуның ике этабы уздырылачак.
- Сезнең максат - алда торган сайлаулар турында мәгълүмат бирү һәм сайлаучылар исемлеген ачыклау. Сез һәр сайлаучы белән очрашырга, сайлауларга чакырырга, гражданнарның сайлауларга карата кызыксынуларын арттыру максатыннан мәгълүмати-аңлату эшчәнлеге алып барырга тиеш, - дип ассызыклады Шәрәфетдин Муталлапов.
Район территориясендә 80 сайлау участогы бар. 1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, сайлаучылар саны 42 516 кеше тәшкил итә, шуларның 748е беренче тапкыр тавыш бирә.
Читайте нас