Кичә, 27 августта, урындагы район Советы депутатлары Рөстәм Рахмангуловны Башкортстанның Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы вазыйфасына расладылар.
Ул август башында муниципалитет башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгән иде. Рахмангулов кандидатурасы өчен урындагы Советның барлык 14 депутаты да тавыш бирде.
Рөстәм Рахмангулов 1981 елның 28 гыйнварында Стәрлетамак шәһәрендә туган. 2003 елда «Филология» белгечлеге буенча Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.
2013-16 елларда Красноусол авылын җитәкли. Аннары Башкортстан Башлыгының Муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек идарәсенең урындагы үзидарә органнары белән эшләү бүлеге баш киңәшчесе була.
2018 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.
2 августтан Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы булып эшләде.