Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Транспорт сәгате» форматында киңәшмә үткәрде, анда төбәктә пассажирлар ташу системасын үстерү турында фикер алыштылар.
«Башавтотранс» җәмгыяте эшчәнлеген камилләштерү турында генеральный директор Надир Сәмиев сөйләде. Елның җиде аенда предприятие 46,8 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән, бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 2,4 миллион кешегә күбрәк. Шуңа бәйле рәвештә, ташучының керемнәре дә арткан. Аларның гомум суммасы 1,87 миллиард сум тәшкил иткән.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, алга таба пассажирлар ташучының эш йомгаклары квартал саен тикшереләчәк. Радий Хәбиров «Башавтотранс» җитәкчелегенә яңа техниканы карап тотуга, шулай ук транспорт чаралары чисталыгын һәм машина йөртүчеләрне әзерләүгә кагылышлы берничә йөкләмә бирде.
Шулай ук, заманча тукталыш пунктлары булдыру турында да сүз барды. Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Юланов хәбәр иткәнчә, быел шәһәрдә полиция чакырту кнопкасы һәм ГЛОНАСС системасы аша пассажир транспорты хәрәкәте турында хәбәр итүче санлы табло белән җиһазландырылган 100дән артык тукталыш урнаштырылачак. Шәһәрнең зур урамнарында барлыгы 500ләп тукталыш урнаштырырга кирәк. Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, алар барысы да бердәм стильдә башкарылырга һәм транспорт белән идарә итү системасы белән синхронлаштырылырга тиеш.
«Алға» бердәм транспорт картасын куллану челтәрен киңәйтү буенча зур эш алып барыла. Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр иткәнчә, проект башланганнан бирле 70 меңнән артык карта сатылган.
Моннан тыш, уку елы башыннан Башкортстанда уку йортларына керү, ашханәләрдә туклану һәм транспорт кушымтасында «Алға»ны үз эченә алган укучы картасы гамәлгә ашырыла башлады. Шундый 350 мең карта чыгару планлаштырыла.
«Транспорт сәгате» ндә катнашучылар Туймазы районында аварияләрне киметү буенча чаралар турында фикер алышты. Муниципалитет башлыгы Айдар Суфиянов хәбәр иткәнчә, ел башыннан 60 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 27 кеше һәлак булган.
2020 елның маена кадәр район үзәгендә өстәмә рәвештә 10 камера урнаштырылачак. Муниципалитет территориясендә эшләүче ЮХХДИ хезмәткәрләре штатын киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алышалар.
Анализ күрсәткәнчә, башкарылган чаралар уңай нәтиҗә бирә. Туймазыда үлүчеләр саны, узган елдагы белән чагыштырганда, 2 кешегә кимегән.
Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, мондый тенденция бөтен Башкортстан өчен хас. Әйтик, 2 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 13,9 процентка яисә 45 кешегә кимегән.
- Хәвефсезлекне арттыру буенча безнең эшебез үз нәтиҗәләрен бирә. Без – үлүчеләр саны кимүне тәэмин иткән тармаклы юл челтәре булган илнең аз санлы төбәкләренең берсе, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, хәвефсезлекне арттыру буенча чаралар Туймазыда октябрь аена планлаштырылган күчмә киңәшмәдә каралачак.