Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев даими нигездә эшләүче депутатлар белән үткәргән киңәшмәдә республика парламентының көзге сессиягә эш планы һәм төп бурычлары билгеләнде. Сессия программасына 40лап закон проекты кертелгән.
– Көзге сессиядә депутатлар корпусының төп бурычы 2020 елга республика бюджеты турындагы закон проектын карау һәм кабул итү булыр, мөгаен, – диде Константин Борисович.
Дәүләт җыелышы-Корылтай федераль дәрәҗәдәге парламент белән уңышлы уртак эш алып бара. Көзен Русия Дәүләт думасында Башкортстанның презентациясен үткәрү көтелә. Моннан тыш, Дәүләт җыелышы-Корылтай федераль законнарны камилләштерүгә юнәлтелгән башлангычларны әзерләүне дәвам итәчәк.
Парламент Рәисе билгеләп үткәнчә, законнарны камилләштерү белән беррәттән, депутатлар көзге сессиядә кабул ителгән законнарның үтәлешен контрольдә тотуга да зур игътибар бирәчәк.