+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 сентябрь 2019, 13:01

Республиканы алга җибәрәчәк документ әзерләнә

Республика Хөкүмәтендә 2024 елга кадәр Башкортстанның стратегиясен билгеләячәк документны әзерләүгә багышланган киңәшмә үтте.

Республика Хөкүмәтендә 2024 елга кадәр Башкортстанның стратегиясен билгеләячәк документны әзерләүгә багышланган киңәшмә үтте.
Әлеге документ Русия Президентының май указларында куелган бурычларга, дәүләт проектларына нигезләнәчәк, шул ук вакытта үзаллы булачак һәм анык юнәлешләрне эченә алачак.
Программа турында фикер алышу кысаларында стратегиядә республика үсешенең гомум юнәлешләре генә түгел, һәр юнәлеш буенча анык күрсәткечләр дә билгеләнергә тиеш диелде.
Алар исәбендә эре инфраструктура, социаль, спорт, мәдәният объектлары төзү. Индустриаль парклар, инвестицияләр күләме һәм аерым икътисади зонаның резидентлары саны анализланачак. Бу җәһәттән республика аерым бурычларны үз өстенә алырга тиеш. Моннан тыш, яңа документ башкарма власть органнары һәм муниципалитетлар эшчәнлеге нигезенә ятачак.
Читайте нас: