+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 сентябрь 2019, 08:04

Владимир Путин Элла Памфилованың хәлен белде

Президент Владимир Путин, йортына билгесез җинаятьче кереп һөҗүм иткәннән соң, Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилованың хәлен белеп шалтыратты.

Президент Владимир Путин, йортына билгесез җинаятьче кереп һөҗүм иткәннән соң, Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилованың хәлен белеп шалтыратты.
Ил башлыгы хокук сакчыларының җинаятьчене тиз арада эзләп табуларына ышаныч белдерде.
Президентка Элла Памфилованың йортына һөҗүм итүләре турында әлеге вакыйгадан соң шунда ук хәбәр итәләр. Бу вакытта ул Благовещенскида иде.
Билгеле булуынча, бу хәл иртән була. Хуҗабикә тәрәзәдән үтеп кергән билгесез кешегә каршылык күрсәтә. Ләкин соңгысы аңа электрошокер белән берничә тапкыр суга.
Шул хәлдә дә Үзәк сайлау комиссиясе рәисе планлаштырган чараларда катнашудан баш тартмады.
#ВладимирПутин
Читайте нас