+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
9 сентябрь 2019, 11:34

Максатыбыз – халык ышанычын аклау

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров сайлаучыларга рәхмәт белдерде.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров сайлаучыларга рәхмәт белдерде.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә үткән сайлауларга йомгак ясады һәм республика халкына күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде.
– Сайлау участокларына 2,1 миллионнан артык сайлаучы килде һәм тавыш бирде. Без сайлауларга бик җаваплы караган халыкка рәхмәт белдерәбез, — диде Радий Хәбиров. – Бу тәңгәлдән Башкортстан Русия Федерациясендә иң алдынгылар исәбендә. Бу - бик мөһим күрсәткеч.
Аның фикеренчә, тавыш бирү гамәлдәге законнар нигезендә үтәкүренмәле оештырылган.
— Башлангыч нәтиҗәләр буенча, минем өчен сайлаучыларның якынча 82 проценты тавыш бирелгән. Бу — безгә, безнең зур идарә командасына ышаныч күрсәткече. Без әлегәчә бергә эшләдек һәм арытаба да эшләячәкбез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Бу бик зур җаваплылык, зур ышаныч кредиты. Алда бик катлаулы, җаваплы эш көтә. Кешеләр безгә ышанды һәм аларның ышанычын аклау буенча эш алып барачакбыз.
Читайте нас