Сайлаулар нәтиҗәләре буенча Башкортстан Иҗтимагый палатасы эксперты, икътисад фәннәре кандидаты Константин Кузьминых үз фикерен белдерде.
Константин Кузьминых ассызыклаганча, җитди хокук бозулар булмады, сайлау яхшы дәрәҗәдә үтте.
Моны Русия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет җитәкчесе Михаил Федотов та билгеләп үтте.
- Бездә республиканың яңа лидеры барлыкка килде, ул күпчелек халык исеменнән сөйләшергә һәм социаль-икътисади хәлне яхшыртуга гражданнар җәмгыяте мәнфәгатьләрен якларга хокуклы. Радий Хәбиров төбәк идарәсендә федераль дәрәҗәдә "Без яхшырак булдырабыз!" дигән трендны дәвам итәчәк, — диде Константин Кузьминых.