+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
10 сентябрь 2019, 12:22

КПРФ Үзәк комитеты Юнир Котлыгуҗин әйткән партиянең Башкортстан Башлыгын сайлау нәтиҗәләрен танымавы турындагы сүзләрне кире какты

Русия Дәүләт думасы депутаты, КПРФ Үзәк комитеты әгъзасы Александр Ющенко Башкортстан Башлыгын сайлауларда Коммунистлар партиясеннән кандидат Юнир Котлыгуҗинның, имеш, партиянең Башкортстандагы сайлау нәтиҗәләрен танымавы турындагы сүзләрне кире какты.

«Без сайлауларда хокук бозулар турында мәгълүмат туплыйбыз, бөтен мәгълүматны анализлыйбыз, — дип сөйләгән Александр Ющенко. — Конкрет очраклар буенча да шикаятьләр тапшырачакбыз. Тулаем алганда, сайлаулар узды. Нәтиҗәләр яңгырады. Котлыгуҗин кампания үткәрде. Аның үз фикере бар. Котлыгуҗинның шәхси позициясе. Кичә үк нәтиҗәләр ясады. ТАССта матбугат конференциясе бирделәр. Партия Тывадагы сайлау нәтиҗәләрен һәм Татарстан Республикасы буенча бик зур мәсьәләләрне рәсми рәвештә танымый. Башкортстан буенча сораулар тумады».
Читайте нас