+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 сентябрь 2019, 06:20

Кеше хокукларын яклау буенча Советка кемне тәкъдим итәсең?

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча советны формалаштыра башлау турында хәбәр итә.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча советны формалаштыра башлау турында хәбәр итә.
Совет күптән түгел булдырылды. Указда әйтелгәнчә, яңа консультатив орган кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен яклауны тәэмин итүдә, төбәктә гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә ярдәм күрсәтергә тиеш. Атап әйткәндә, законнарны бозу һәм гражданнарның хокукларын кысу очракларын тикшерү Советның бурычына керәчәк.
"Совет төзү турында Указга кул кую гражданнарның хокукларын чын күңелдән һәм риясыз рәвештә уңышлы яклаячак кешеләрдән торган аның составын формалаштыруга караганда җиңелрәк", - дип яза Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе үзенең подписчикларына Совет әгъзасына кандидатлар, "сезнең карашка хокук яклау эшчәнлегендә үзен нәтиҗәле күрсәткәннәрне" тәкъдим итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Тәкъдимнәр төбәк җитәкчесенең "ВКонтакте", "Facebook", "Instagram", "Одноклассники" социаль челтәрләрендәге постына комментарийларда кабул ителә.
"Шулай ук шушында алынган мәгълүматтан чыгып, Советның 30 әгъзасы буенча карар кабул итәчәкләр. Беренче утырыш 17 сентябрьдә үтәчәк", - дип яза ул.
Халык төрле кандидатуралар тәкъдим итә.
"Бу Советта халык арасыннан кешеләр, үз тырышлыгы белән күпкә ирешкән профессионаллар, юристлар, инвалидлар булырга тиеш", - дип язалар.
"Анда үз көче белән 35 мең сум түгел, ә реаль эш хакы - 15-18 мең сум акча эшләүчеләр булырга тиеш. Менә шулар халыкны яклаячак та инде", - дип исәпли икенчеләр
Читайте нас