Әлбәттә, моның өчен бик җитди сәбәп бар иде.
Егерме ел элек Дагыстанда Владимир Путин халыкара террорчыларга каршы операция барышында бер рюмка аракы эчүдән баш тарткан иде.
Ул моны террорчыларны җиңгәннән соң эшләячәген әйтте. Быел дагыстанлылар бер "туры элемтә" барышында шушы вәгъдәсен искә төшерде. Һәм Путин бурычын кайтару өчен Ботлихка килде.
Аның сәфәре барышында Дагыстанның террорчыларга каршылык күрсәткән бер авылында һәйкәл ачылды. Президент аңа чәчәкләр салды һәм халык белән аралашты.
Хакимиятнең бер залында табын корылган иде. Путин шунда егерме ел элек вәгъдә иткән рюмкасын күтәрде.