+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
17 сентябрь 2019, 04:04

Инаугурациядән соң ниләр көтелә?

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров югары вазыйфага керешкәннән соң кул куячак тәүге указы хакында җиткерде

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров югары вазыйфага керешкәннән соң кул куячак тәүге указы хакында җиткерде


Узган атнада Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең “2019 елның 8 сен­тябрендә Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаулар йомгаклары турында” рәсми хәбәре дөнья күрде. Анда билгеләнүенчә, 8 сен­тябрьдә үт-кән сайлауларда электорат­ның 71,8 проценты, ягъни 2189229 кеше катнашкан.

Аларның 0,97 проценты (21193 кеше) — Владимир Барабаш, 1,53 проценты (33394 кеше) — Зөлфия Гайсина, 1,23 проценты (26938 кеше) — Юрий Игнатьев, 1,10 проценты (24034 кеше) — Рәфис Кадыйров, 0,81 проценты (17688 кеше) — Владимир Кобзев, 6,89 проценты (150692 кеше) — Юнир Котлыгуҗин, 4,53 проценты (99173 кеше) — Иван Сухарев һәм 82,02 проценты (1794176 кеше) Радий Хәбиров өчен тавыш биргән. Шулай итеп, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә билгеләнүенчә, Башкортстан Республикасы Башлыгы итеп 1964 елда туган, Уфа шәһәрендә яшәүче, Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы, “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясе тарафыннан күрсәтелгән Хәбиров Радий Фәрит улы сайланды.


Әйтергә кирәк, Башкортстанда төбәк Башлыгын сайлаулар, Ру­сиянең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова һәм күп­челек абруйлы экспертлар билге-ләвенчә дә, хәтта Радий Хәбиров-ның көндәшләре, оппозиция пар-тияләре җитәкчеләре ассызыклавынча да һәр җәһәттән гадел, үтәкүренмәле һәм көчле көндәшлек шартларында үтте.

— 8 сентябрьдә ил буенча 16 төбәк җитәкчесе сайланса, иң зур көндәшлек Башкортстанда булды. Бу җәһәттән Радий Фәрит улы сайлауларга “Бердәм Русия” партия­сеннән барып, зур аерма белән көндәшләрен җиңүгә иреште. Янә дә шул: сайлаулар барышына бәйле республикадан шикаятьләр дә булмады, диярлек. Бу үзе үк зур әһәмияткә ия һәм зур хөрмәткә лаек. Шуңа да күпләргә Радий Хәбировтан үз көченә ышанып, сайлауларда гадел җиңәргә өйрә­нергә кирәк дип уйлыйм, — диде бу уңайдан Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова.

Шул ук вакытта, аерым экспертлар сайлау нәтиҗәләренең узган биш ел элекке күрсәткечкә якын булуын исәпкә алып, калган парламент партияләренең төбәк бүлекчәләренә, аеруча КПРФка үз эшчәнлеген яңача оештыру зарурлыгын да билгели. Аерым алганда, сәясәтче Николай Евдокимов, мондый сайлауларда җиңү яисә күбрәк тавышлар җыю өчен аларга электорат белән эшчәнлекне яңа югарылыкта алып бару зарурлыгын ассызыклый.

Хәер, монысы партияләр эше. Алар сәясәтче сүзләренә колак салырмы-юкмы — шулай ук, әлегә караңгы. Ә Башкортстандагы идарә системасына килгәндә, анда яңарыш-үзгәрешләр инде бу атнада ук башланачак.

Атап әйткәндә, сайлауларның икенче көнендә Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белде­рүенчә, аның рәсми рәвештә югары вазыйфага керешү, ягъни инаугурация тантанасы 19 сентябрьдә узачак. Анда республиканың яңа сайланган Башлыгы ике телдә Русия Федерациясе халкына һәм Конституциясенә, Башкортстан Республикасы Конституциясенә тугрылыклы булачагына ант бирәчәк. Вазыйфага керешү белән ул Премьер-министрны һәм яңа Хөкү­мәтнең структурасын тәкъдим итәчәк. Әйтергә кирәк, аерым рәсми мәгълүмат чаралары язуынча, Хөкүмәт Премьер-министры вазыйфасына Андрей Назаровның күрсәтелүе мөмкин. Мәгълүм булуынча, узган атнада ул Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров указы белән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы итеп тәгаенләнде. 19 сентябрьдә Радий Хәбиров аны Премьер-министр вазыйфасына тәкъдим итеп, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары аның кандидатурасын хуплаячак икән, димәк, алдагы чорда Хөкү­мәтне Андрей Назаров җитәк-ләячәк.

Инаугурация тантанасыннан соң Хөкүмәт структурасы һәм составы нинди үзгәрешләр кичерер — әлегә нәрсәдер әйтү читен. Шулай да оператив киңәшмәдә Радий Хәби­ров белдерүенчә, әле эшләгән Хөкүмәтне нигездән сүтеп кору булмаячак.

— Хөкүмәтнең күпчелек вәкил­ләре үз урынында эшләргә калачак. Минем аларның эшен күзәтү мөмкинлеге булды, һәм бу команда эшкә сәләтле, аның белән эшләргә була дигән фикердәмен, — диде бу уңайдан Радий Хәбиров.

Шул ук вакытта яңа оешкан Хөкүмәткә озын-озак эйфория кичерергә туры килмәячәк, дөрес-рәге тәүге көннән үк җиң сызганып эшкә керешергә туры киләчәк. Эш шунда, оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров инаугурациядән соң ук “2024 елга кадәр республиканың үсеш стратегиясе турында” Указга кул куячагы турында белдерде. Ул ил Президенты Владимир Путин-ның “май указлары”на охшаш булачак, әмма анда һәр тармак үсеше буенча тәгаен саннар күрсәтеләчәк. Ягъни 2024 елга кадәр Башкортстанда күпме мәктәпләр, дәваха-нәләр, спорт һәм мәдәни объектлар төзелергә тиеш, хезмәт хаклары ничек үсеш кичерәчәк, һәм башкалар. Ә Указда билгеләнгән стратегик бурычларны тормышка ашыру өчен төп җаваплылык, аңла-шыла, тәү чиратта, яңа оешкан Хөкүмәт җилкәсенә ятачак.

Кыскасы, унбер ай дәвам итүче Башкортстанның яңача үсешендә чираттагы мөһим этап башланып тора. Ул тагын да колачлырак, җимешлерәк, стратегик җәһәттән тагын да әһәмиятлерәк булыр, дигән теләктә калыйк. Хәерле сәгатьтә!
Илдар Фазлетдинов.
Читайте нас