Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең Дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсе начальнигы итеп Татьяна Саенко тәгаенләнде.
Тиешле карарга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.
Хәйдәр Вәлиев үз теләге белән, башка эшкә күчү сәбәпле, әлеге вазыйфадан бушатылган.
Саенко Татьяна Игоревна 1982 елның 12 августында Стәрлетамакта туып-үскән.