Башкортстан вице-премьеры, торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Борис Беляев хәбәр итүенчә, 23 сентябрь иртәсенә булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанның 45 районында гына йортларга җылылык бирелгән. Әлшәй, Авыргазы, Благовар, Зианчура, Иглин, Күгәрчен, Мәчетле, Хәйбулла районнарында җылыту сезоны башланмаган. Уфада җылылык кайбер социаль объектларга узган атнада бирелә башлаган иде, тулы масштаблы җылыту сезоны бүгеннән башланачак.
Оператив киңәшмәдә аныклап үтелгәнчә, Башкортстанда дүрт көн 8 градус җылы, төнлә минуслы температура күзәтелә. Бу атнада инде җылыну көтелми.