Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәктәге юллар торышы проблемасын яңадан күтәрде.
"Юлларны карап тотуда кайчан тәртип урнаштырырбыз? — диде республика җитәкчесе Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗановка. - Ни өчен мин шелтә белдергәч кенә эшли башлыйлар? Нагаево ягыннан кергәндә юлда коточкыч хәлләр, андагы чүп-чарны көрәкләп ташырга кирәк".
Тимур Мөхәммәтҗанов барлык кисәтүләр дә исәпкә алынды, дип җавап бирде.
- Сезнең карар буенча Татарстанда юлларны карап тоту элементларын өйрәнү өчен комиссия Казанга барды. Киләсе елдан ул алымнар безнең республикада да файдаланылачак, — диде ул.
Радий Хәбиров анда бернинди дә аерым тәҗрибә юк, дип билгеләп үтте.
"Өч атна дәвамында бер генә машина да юлны чыгып җыештырмаса, нинди тәҗрибә турында сүз барсын? Монда контроль функцияләрен көчәйтергә кирәк, - дип белдерде төбәк җитәкчесе һәм муниципалитетлар башлыклары юлларны карап тотуга зур игътибар бирсеннәр иде, - дип өстәде ул. — Сезгә оят түгелме?"
- Бездә юл хуҗалыгы идарәсе заказ бирә, үзе сата һәм үзе контрольдә тота. Ә бәлки безгә бу "дружбаннар" чылбырын өзәргә вакыттыр? Мин юллар буенча кисәтүләр ясарга арыдым. Минем һәр килүем сезнең өчен фаталь булачак. Тагын ике тапкыр кисәтү ясыйм, моннан соң да эшләр уңай булмаса, сезнең белән саубуллашачакмын, - дип кисәтте республика җитәкчесе.