+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 сентябрь 2019, 09:05

А. Назаров: "Башкортстан Башлыгы Указын үтәү өчен икътисадның ике тапкыр үсеше кирәк"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның республика үсеше турындагы Указында билгеләнгән социаль бурычларны үтәү өчен икътисад үсешен ике тапкыр арттырырга кирәк, дип белдерде брифинг барышында республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның республика үсеше турындагы Указында билгеләнгән социаль бурычларны үтәү өчен икътисад үсешен ике тапкыр арттырырга кирәк, дип белдерде брифинг барышында республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров.
Социаль үсешнең төп бурычларының берсе - республикада яшәүчеләрне 4 миллион 100 мең кешегә кадәр җиткерү (бүген 4 миллион 50 мең). Моның өчен үлүчеләр санын киметү, туучылар санын арттыру мәсьәләләре тора. Бу максатка ирешергә югары медицина хезмәте күрсәтү булышлык итәчәк, ди вице-премьер вазыйфасын башкаручы. Шуңа да бишьеллык эчендә 170 ФАП, шуның 147се – авылда, 12 поликлиника, ике бала тудыру йорты төзү планлаштырыла. Шулай ук, яшь белгечләрне җәлеп итү өчен грантлар, студентлар өчен заманча шәһәрчекләр төзү һәм уку проектларын оештыру каралган.
Халык санын арттыруның мөһим факторы булып эш урыннарын арттыру тора. "Күпләр эш эзләп читкә чыгып китә, вахта белән Себер якларына йөрүчеләр дә байтак. Бу, әлбәттә, күп кенә гаиләләрнең таркалуына китерә. Бездә мең никахка 600 аерылышу очрагы теркәлгән. Аерылышучылар саны өч тапкыр арткан. Яңа эш урыннары булдыру беренче адым булса, икенче адым яшәргә һәм эшләргә күчүчеләр. Алар да республика халкының санын арттыра", - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Эштән тыш, кешеләрне тормыш шартлары да җәлеп итә. Алдагы бишьеллыкта 13 мең балага исәпләнгән 50 балалар бакчасы һәм 45 мең укучыга исәпләнгән 60 мәктәп төзеләчәк.
Уңайлы яшәү урыны - бу шулай ук территорияләрне үстерү дигән сүз. Указда өч мең күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау, 20 мең подъездны ремонтлау, шәһәрләрдә 115 мең яктырткыч урнаштыру, балалар ихата мәйданчыклары төзү каралган.
Гражданнарның керемнәре 1,5 тапкыр артырга тиеш.
Икътисадтагы төп максат - тулай милли продуктның 2 триллион сумга чыгуы (бүген - 1,5 триллион сумга якын). Моның өчен елына 500 миллиард сумга кадәр инвестицияләр җәлеп итәргә кирәк (бүген - 270 миллиард сум).
Кече һәм урта бизнес субъектлары саны 130 меңнән 170 меңгә кадәр, алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары 100дән артырга тиеш. Аларда 6 меңгә якын эш урыны булырга тиеш.
Алдагы биш елда, шулай ук, 3 мең эш урыны булган ике аерым икътисади зона булдыру планлаштырыла.
Икътисадны юл инфраструктурасыннан башка үстерү дә мөмкин түгел.
- Радий Фәрит улы имзалаган документ бик амбициоз килеп чыкты, ләкин балансланган — социаль үсеш өчен тиешле икътисад кирәк, — дип белдерде вице-премьер вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров.
Читайте нас