+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
27 сентябрь 2019, 17:56

Уфа форумы халыкара статус алачак

Башкортстан ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең кече һәм урта бизнес форумы чикләрен киңәйтергә һәм аңа халыкара статус бирергә тәкъдим итте. Бу хакта Уфада оештырылган бишенче, юбилей форумы нәтиҗәләре буенча узган брифингта республика Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров белдерде.

Андрей Назаров ассызыклаганча, форум уңышлы узды. Анда дөньяның 31 иленнән 2,8 мең кеше катнашты. Ике көн эчендә, 26-27 сентябрьдә, ШОС һәм БРИКС илләренең кече һәм урта бизнесның масштаблы форумы кысаларында 30 эшлекле чара узды, шуларның 20се - секцияләр. Барлыгы 150 спикер катнашты.
Һәм иң мөһиме, ШОС һәм БРИКС илләренең кече һәм урта бизнес форумы резолюциясе проектына кергән мөһим инициативалар яңгырады.
«ШОС һәм БРИКС кысалары безгә таррак, — диде журналистларга Андрей Назаров. - Шуңа күрә аны кече һәм урта бизнесның халыкара форумына әверелдерергә тәкъдим итәбез, аның кысаларында ШОС һәм БРИКС форумы узачак. Бу барлык катнашучыларга да отышлы. Әгәр биредә 150 ил тәкъдим ителсә, һәр катнашучыга бу отышлы булыр. Мөмкинлекләр берьюлы берничә тапкыр арта. Әлбәттә, ШОС һәм БРИКС кысаларында булган эшләнмәләрне, килешүләрне без алга таба да саклап калачакбыз".
Андрей Назаров сүзләренә караганда, Уфа форумына Халыкара статус бирү киләсе елда ук планлаштырыла.
Читайте нас