Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров ШОС һәм БРИКС илләренең V кече һәм урта бизнес форумы резолюциясе проектына берничә тәкъдим кертте.
Быел 3 меңгә якын кеше катнашкан форумның йомгаклау резолюциясе октябрь азагында ШОС әгъзалары булган илләрнең хөкүмәт башлыклары утырышында тәкъдим ителәчәк.
- ШОС һәм БРИКС илләренең кече һәм урта бизнес форумында берничә мөһим карар кабул ителде, - дип белдерде Андрей Назаров. - Әйтик, Уфада ел дәвамында системалы эш алып бару өчен форумның даими гамәлдәге дирекциясен булдыру планлаштырыла.
Моннан тыш, форумның резолюция проектына ШОС һәм БРИКС илләре-катнашучыларының халыкара эшкуарлар клубын төзү турындагы тәкъдим дә кертелгән.
Андрей Назаров фикеренчә, төрле ил эшкуарлары белән даими, конструктив аралашу өчен мәйданчык бик кирәк. Ел дәвамында халыкара эшкуарлар клубының кимендә дүрт утырышын үткәрү тәкъдим ителә.
ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләре Ассоциациясен булдыру да мөһим.