+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
30 сентябрь 2019, 08:12

Путин кемнәрне салым түләүдән азат итте?

Президент Владимир Путин гражданнарның берничә категориясен физик берәмлекләр кеременә салым (НДФЛ) түләүдән азат итү турында законга кул куйган.

Президент Владимир Путин гражданнарның берничә категориясен физик берәмлекләр кеременә салым (НДФЛ) түләүдән азат итү турында законга кул куйган.
Әлеге салымнан елына 4 мең сум күләменнән дә артыграк матди ярдәм алмаучы студентлар, курсантлар, аспирантлар, адъюнктлар, ординаторлар һәм ассистент-стажерлар азат ителә.
Моннан тыш, бу салымны табигать казаларыннан, терактлардан һәм гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүче гражданнар түләмәячәк.
Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.
#владимирпутин
Читайте нас