+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
3 октябрь 2019, 04:02

Гомумдәүләт проектлары ничек үтәлә?

Республика йортында Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров агым­дагы елның 9 ае өчен төбәк проект­ларын һәм Русия Президенты Владимир Путинның 7 маендагы “2024 елга кадәр Русия Федера­циясен үстерүнең дәүләт максат­лары һәм стратегик бурычлары турында” Указын үтәү кысаларында агымдагы ел ахырына кадәр өстенлекле бурычларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Вице-премьер, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Илшат Таҗетдинов төбәк проектларын гамәлгә ашыру мониторингы нәтиҗәләре, аларны федераль һәм республика бюджетларыннан финанслау, бюджет акчалары үтәлеше турында сөйләде, сатып алу процедуралары буенча мәгълүматлар китерде, шулай ук, гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруның беренче елын уңышлы тәмамларга ярдәм итәчәк кайбер өстенлекле бурыч­ларны билгеләде.

– Билгеләп үтелгәнчә, республикада гомуми финанслау белән 2024 елга кадәр 176 миллиард сумлык 58 төбәк проекты гамәлгә ашырыла, – диде Илшат Таҗетдинов. – Агымдагы елга 28 миллиард сум туры килә, шуның 14,8 миллиард сумы яисә 53 проценты – федераль бюджет акчалары.

Төбәк проектлары җитәкчеләре тәүге йомгаклар турында хәбәр итте, максатлы күрсәткечләргә ирешүгә якынча фараз бирде, 2019 ел ахырына кадәр планлаштырылган нәтиҗәләрне һәм эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.

Киңәшмә йомгаклары буенча Андрей Назаров берничә йөкләмә бирде. Алар арасында – дәүләт килешүләрен төзү темпларын тизләтү, быел каралган социаль әһәмияттәге объектларны төзүне һәм файдалануга тапшыруны вакытында тәмамлау, монополиягә каршы хезмәт белән очрашу оештыру һәм башкалар бар.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас