Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров Мәскәүдә “Русия энергетика атнасы” халыкара форумы чараларында катнашты.
Форум Русия ягулык-энергетика комплексы перспективаларын тәкъдим итү һәм әлеге өлкәдә халыкара хезмәттәшлек куәтен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул – икътисадның энергетика тармагындагы төп проблемалар һәм газ, нефть, ташкүмер тармаклары, нефть химиясе һәм электр энергетикасы үсешенең актуаль проблемалары турында фикер алышу мәйданы булып тора.
Чараның беренче көненең төп вакыйгасы – “Тотрыклы үсеш өчен энергетика партнерлыгы” пленар утырышы булды. Анда Русия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.
Дәүләт башлыгы билгеләвенчә, агымдагы елда форумда рекордлы санда кеше катнаша. Бирегә 80 илдән 200дән артык компания вәкиле килгән. Форум кунаклары арасында – дөньяның әйдәүче оешмалары һәм тармак берләшмәләре, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, абруйлы белгечләр һәм экспертлар бар.
–Мондый кызыксыну нигезен хезмәттәшлеккә омтылыш, ышаныч арту тәшкил итә – болар барысы да ягулык-энергетика комплексының техник һәм технологик үсешенә, планетаның энергетика һәм экологик хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән, – диде Президент. – Сезнең һәркайсыгызның үз фикере, бу өлкәдәге проблемаларга үз карашыгыз бар. Әмма барыбызның да энергетиканың ышанычлы, эзлекле, экологик үсеше белән кызыксынуыбыз уртак булып тора. Аның глобаль икътисадның тотрыклы үсеше, планетаның барлык төбәкләрендә кешеләр тормышын яхшырту өчен әһәмиятен аңлыйбыз.
Форум кысаларында Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Козак “Инфраструктураның алгарышлы үсеше – газ-мотор ягулыгы базарын үстерү стратегиясе” дип аталган киңәшмә үткәрде. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Әлеге чара кысаларында 2013-18 елларда колачлы сынау проектының гамәлгә ашырылуы билгеләп үтелде. Аның нәтиҗәсендә илнең күпчелек төбәкләрендә берничә автомобильгә газ тутыру компрессор станциясе (АГНКС) барлыкка килде. Транспорт тармагының көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру һәм экологияне яхшырту максатларында агымдагы елда базарны үстерүнең яңа этабы – әлеге станция һәм криоАЗС челтәрен арытаба үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру башланды.
Киңәшмәдә катнашучылар инфраструктураны үстерү, КПГ һәм СПГ техникасын арттыру, яңадан җиһазландыру программасын үстерү, шулай ук газ-мотор ягулыгына күчүне стимуллаштыру, газ-мотор ягулыгын популярлаштыру, инвесторлар өчен шартлар тудыру буенча системалы чаралар турында фикер алышты.