Башкортстанга эш визиты белән килгән Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев журналистларга ведомствоның ике төп документы - 2030 елга кадәр Русиянең төзелеш комплексын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү стратегиясен әзерләве турында сөйләде.
Министр сүзләренчә, анда гомумдәүләт проектында һәм Русия Президенты Владимир Путинның май указларында куелган барлык бурычлар да билгеләнәчәк.
- Төзелеш тармагы алдында торган төп бурычлар - аны модернизацияләү һәм үстерү, инновация, яңа технологияләр куллану. Торак төзелеше өлкәсендә без нәкъ менә уңайлы шәһәр мохите булган комплекслы төзелеш буенча бурычлар куячакбыз. Кеше үз фатирында гына түгел, ишегалдында да үзен уңайлы хис итәргә тиеш. Ул тирә-юньдәге күргәннәрдән ләззәт алырга һәм буш вакытын ХХI гасырга туры килгән сервислар ярдәмендә үткәрергә тиеш, - диде Владимир Якушев.
Федераль министр фикеренчә, торак-комуналь хуҗалык өлкәсендә иң кискен проблема - инженер челтәрләренең тузуы.