Нефтекамада эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушевка республикада подъездларны комплекслы ремонтлау һәм ихаталарны төзекләндерү программаларын берләштерергә планлаштырулары турында сөйләде.
Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, мондый тәҗрибә барлык эш төрләрен дә комплекслы башкарырга мөмкинлек бирәчәк һәм халык яшәү өчен уңайлы шәһәр шартларын берьюлы алыр иде. Федераль министр әлеге башлангычны хуплады, квартал эчендәге челтәрләрнең уңай якка үзгәрүен дә билгеләп үтте, ләкин, Радий Хәбиров әйтүенчә, әлегә төбәкләр мондый авыр йөкне күтәрә алмаячак.
Нефтекамада Радий Хәбиров һәм Владимир Якушев ихаталарының берсендә халык белән аралашты һәм подъездларны ремонтлау барышын карадылар. Быел шәһәрдә 52 йортта 67,8 миллион сумлык 185 подъезд ремонтлана. Хакимият башлыгы Ратмир Мәүлиев «Башкортстан ихаталары» программасы кысаларында 24 ихата территориясен төзекләндерүгә 60 миллион сум акча тотылуын әйтте.
Киләсе елда шәһәрдә тулы бер микрорайон ихаталарын төзекләндерүне планлаштыралар, бу исә ихаталар санын бераз киметергә мөмкин, әмма башкарылган эшләрнең нәтиҗәлелеге артачак. Владимир Якушев һәм Радий Хәбиров башкарылган эшләре яхшы бәяләде, балалар һәм спорт мәйданчыкларының функциональлеген билгеләп үттеләр. Биредә яшәүчеләр соравы буенча, резина түшәмәле һәм коймалы өстәмә балалар уен мәйданчыгы булдырылды.
- Без күптән мондый ихата турында хыялландык, хәзер мәйданчыкта уйнау уңайлы. Биредә спорт белән шөгыльләнергә урын бар, барысы да бик шәп, мондый бүләк өчен рәхмәт, — дип үз тәэссоратлары белән уртаклашты урындагы халык.