+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
3 октябрь 2019, 15:35

Төзелеш һәм торак-комуналь хуҗалык министры заводлар эшчәнлеге белән танышты

Бүген республикага Торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү буенча стратегик сессиядә катнашу өчен килгән Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән республика Башлыгы Рабий Хәбиров шәһәр территорияләрен төзекләндерү һәм үстерү, шулай ук тармак предприятиеләренең эшчәнлеге белән таныштылар.

Бүген республикага Торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү буенча стратегик сессиядә катнашу өчен килгән Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән республика Башлыгы Рабий Хәбиров шәһәр территорияләрен төзекләндерү һәм үстерү, шулай ук тармак предприятиеләренең эшчәнлеге белән таныштылар.
Перспектив төзелеш материалларын «Автопласт» күппрофильле холдингы җитештерә, ул кайбер компанияләрне үз эченә ала. Алар арасында - «Башеврокуб» модульле конструкцияләр заводы. Ул төзелештә, шулай ук автомобиль, йөк һәм пассажир транспортында кулланыла торган сэндвич-панельләр һәм сэндвич-конструкцияләр җитештерү буенча махсуслашкан. Завод, аерым алганда, шәһәр һәм шәһәр яны транспорты өчен утыргычлар, автобуслар, электробуслар һәм троллейбуслар өчен авария-вентиляция люклары җитештерә. Предприятие «НЕФАЗ» җәмгыятенең рәсми дилеры булып тора, республиканың һәм илнең эре сәнәгать компанияләре белән кооперациядә эшли.
Быел холдинг яңа җитештерү корпусын файдалануга тапшырды, анда «Интеркуб» изотермик конструкцияләр заводы. Ул - «Нефтекама» социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты. Проектка инвестицияләрнең гомум күләме 53 миллион сумнан артып китәчәк, 62 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.
Биредә сэндвич-панельләр һәм тиз төзелә торган биналар һәм корылмалар күтәрү өчен кулланыла торган җиңел корыч конструкцияләр җитештерү оештырылачак. Алар арасында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары һәм спорт комплекслары бар. Радий Хәбиров предприятие җитәкчелеген, Сәламәтлек саклау, Яшьләр һәм спорт министрлыгы вәкилләре белән инвестпроектны гамәлгә ашыру перспективалары турында җентекләп фикер алышырга кушты.
Читайте нас