Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе каршындагы Консультатив совет утырышы узды. Аны республика парламенты спикеры Константин Толкачев үткәрде.
Көн тәртибенә республика Башлыгының “2024 елга кадәр Башкортстанны социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турында” Указын гамәлгә ашыруны законнар белән тәэмин итү турында мәсьәлә куелган иде.
Константин Толкачев билгеләвенчә, республика Башлыгы Указы һәм анда булган төбәк үсеше стратегиясе Башкортстанда яшәүче һәр кешенең тормышын яхшыртуга юнәлтелгән.
– Республика Башлыгы демографик өлкәдә төгәл юнәлешләр билгеләде, тулай төбәк продуктының күләмен, берләштерелгән бюджет керемнәрен арттыру, республиканы биш мөһим юнәлеш буенча лидер төбәкләр арасына кертү бурычы куйды, – диде Константин Толкачев. – Бу – кеше потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру, яшәү өчен уңайлы мохит формалаштыру, тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү, уңай инвестицион мохит булдыру, төбәк инфраструктурасын яхшырту.
Парламент рәисе белдерүенчә, республика Башлыгы стратегиясе үзенең масштабы буенча СССР халык хуҗалыгын үстерүнең бишьеллык планына тиң һәм аны гамәлгә ашыру җиңел булмаячак.
– Төп эш башкарма власть органнарына төшә, – диде ул. – Республика Хөкүмәте, Указ нигезләмәләрен исәпкә алып, үз эшчәнлеге программасын әзерли. Барлык сәяси институтларның, бизнес-структураларның, җәмәгатьчелек һәм гражданнарның стратегияне гамәлгә ашыруга кушылуы мөһим. Дәүләт җыелышы-Корылтай тиешле законнар базасын тәэмин итәргә әзер.
Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, якын арада Указны гамәлгә ашыруның һәр юнәлеше буенча башкарма власть органнары “юл карталары” әзерләячәк. Дәүләт җыелышы-Корылтай республика законнарына һәм федераль дәрәҗәдә закон чыгару башлангычларына үзгәрешләр кертү мөмкинлеген караячак. Моннан тыш, республика парламенты халык белән хезмәттәшлек итүгә ачык, Указны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән булачак законнар нигезен тәшкил итәчәк анык тәкъдимнәр кабул итә.