10 октябрьдә Түбән Новгородта «Русия – спорт державасы» VIII Халыкара спорт форумы кысаларында «Дөнья җәмәгатьчелеге белән интеграциядә спортны үстерү» пленар утырышы узды, анда Русия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Шулай ук, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
- Спорт инде күптән җәмгыять тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде, һәм нәкъ менә җәмгыять аның үсеш юнәлешләрен билгели, шул исәптән халыкара рәсми спорт вакыйгаларының яңа төрләрен һәм яңа ярыш форматларын тәкъдим итә, алар кешеләр өчен кызыклы булырга тиеш. Алар системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнергә, актив, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга стимул бирә. Русия бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре уеннарын үткәрүне башлап җибәрде инде – беренче уеннар Казанда 2020 елның августында узачак. Без БРИКС спорт уеннарын оештыру идеясен дә хупладык, алар да киләсе елда Чиләбедә узачак, - диде Владимир Путин.
Президент сүзләренчә, Русия һәрвакыт диалогка, дөнья спорт көнендәге барлык мәсьәләләр буенча уртак эшкә әзер булды һәм шулай булып кала да.
- 2024 елга спорт белән даими шөгыльләнүгә Русия гражданнарының яртысыннан артыгын җәлеп итү максаты куелган, һәм бу максатка ирешү өчен без иң җитди эшлибез, зур һәм кече спорт объектлары төзибез, парклар, торак районнар һәм шәһәрләрнең йөзен камилләштерәбез, спорт мәйданчыклары, мәктәпләр, секцияләр җиһазландырабыз. Бу эштә Русия төбәкләренә һәм муниципалитетларына мөһим роль бирәбез, - дип өстәде Владимир Путин