+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 октябрь 2019, 09:03

Чәчәкләр салу тантанасы үтте

Бүген Башкортстан Республика көнен билгели. Моннан 29 ел элек нәкъ менә шушы көнне БАССР Югары Советы депутатлары Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте.

Бүген Башкортстан Республика көнен билгели. Моннан 29 ел элек нәкъ менә шушы көнне БАССР Югары Советы депутатлары Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте.
Узган чорда бу бәйрәм киң танылу алды. Аны хезмәт коллективларында, барлык шәһәр һәм авылларда билгеләп үтү матур традициягә әйләнде.
Республика көнендә Уфада Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы үтте. Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, республика Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы депутатлары, Уфа мэриясе җитәкчелеге катнашты.
Салават Юлаевка һәйкәл 1967 елның 17 ноябрендә ачыла. Ул - Русиядә иң зур ат сыны, Уфаның визит карточкасы. Аның авторы - Төньяк Осетия һәм Башкортстанның халык скульпторы Сосланбек Тавасиев.
Радий Хәбиров быел июльдә ачылган Шәехзадә Бабич һәйкәленә дә чәчәкләр салды.
Читайте нас