+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 октябрь 2019, 10:27

"Инцидент" бер елда 60 мең проблеманы хәл иткән

Бүген Башкортстанда Радий Хәбировның республика җитәкчесе вазыйфасында бер еллык эшенә нәтиҗә ясыйлар. Ул килү белән республикада «Инцидент» системасы да эшли башлады.

Бүген Башкортстанда Радий Хәбировның республика җитәкчесе вазыйфасында бер еллык эшенә нәтиҗә ясыйлар. Ул килү белән республикада «Инцидент» системасы да эшли башлады.
Соңгы елда Башкортстанда социаль челтәрләр хакимияткә мөмкин кадәр якынайды. Башкортстанның иң популяр блогеры хәзер - һичшиксез, Радий Хәбиров үзе.
Аның социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә Башкортстанда яшәүче йөзләгән мең кеше язылды. Анда һәркем үз проблемасы турында яза ала, ә яңа " Инцидент" системасы аны оператив рәвештә хәл итәчәк.
Сүз уңаеннан, «Инцидент» реаль вакыт режимында Башкортстан халкын борчыган бөтен нәрсәне күзәтә. Проблема турында мәгълүматны тиз арада хәл итү өчен тиешле урыннардагы властька тапшыралар. Әгәр мәсьәләне тәүлек эчендә хәл итеп булмаса, түрә проблеманы чишүнең анык вакытын билгели.
Соңгы мәгълүматларга караганда, система бер ел эчендә 60 меңнән артык шикаятьне эшкәрткән. «Инцидент» хезмәткәрләре республика халкы мәнфәгатендә тәүлек буе диярлек һәм ялларсыз эшли.
Читайте нас