+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 октябрь 2019, 09:45

Контракт буенча хезмәткә әзерсеңме?

Бүген Салават Юлаев исемендәге мәйданда «Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт - синең сайлау!» акциясе үтә.

Бүген Салават Юлаев исемендәге мәйданда «Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт - синең сайлау!» акциясе үтә.
Мәйданда контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү мобиль пунктлары (теркәү, анкета тутыру, медицина тикшеренүе үтү) җәелдерелгән, хәрби һәм махсус техника үрнәкләре куелган. Акция барышында барлык теләүчеләр махсус тестлар уза алачак, алар хәрби хезмәткәрләрнең хәрби дежурлык бурычларын үтәүгә әзерлеген билгели.
«Акция кысаларында без барлык теләүчеләргә хәрби хезмәткәрләрнең хәрби дежурлыкка әзерлеген билгеләүдә яңа технологияләрне үзебездә тикшерү мөмкинлеге бирергә булдык», — диде контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты начальнигы, подполковник Азат Садыйков.
Радий Хәбиров хәрби техника үрнәкләрен карап чыкты, гражданнарны контракт хезмәтенә кабул итү мобиль пунктында булды.
Мәйданда хәрбиләргә хезмәт хакы түләү, медицина хезмәтләндерүе һәм азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга, хәрби белгечлекләрнең исемлеге һәм үзенчәлекләре белән танышырга, шулай ук алдан сайлап алу узарга һәм контракт буенча хәрби хезмәткә язылырга мөмкин.
Биредә, шулай ук, Үзәк хәрби округының җыр һәм бию ансамбле чыгышын карый аласыз.
Читайте нас