+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
14 октябрь 2019, 10:56

"Полиэф" вакыйгасы кемнең кем икәнен күрсәтте

Узган атнада “Полиэф” предприятиесендә су резервуары җимерелеп, кулланылган суларның бер өлеше якындагы территорияне пычратты. Вакыйга урынында бик күп хезмәтләр эшләде.

Узган атнада “Полиэф” предприятиесендә су резервуары җимерелеп, кулланылган суларның бер өлеше якындагы территорияне пычратты. Вакыйга урынында бик күп хезмәтләр эшләде.
Республика Башлыгы бүгенге оператив киңәшмәдә “Полиэф”тагы гадәттән тыш хәлне бетерү буенча отчет тыңлаганнан соң, чиновникларны көйле эшләре өчен мактады.
— Бу вакыйгага нокта куелыр һәм башкача кабатланмас, дип ышанам. Шуның мисалында күп кенә коллегалар гадәттән тыш хәл шартларында эшли белүен күрсәтте, мин сезгә моның өчен рәхмәт белдерәм. Уфага да рәхмәт әйтәсе килә. Авыр техника белән тәэмин иттеләр. Көнне төнгә ялгап эшләүчеләрне бүләкләү турында уйларга кирәк. Кирәк саныйсыз икән, дәүләт бүләкләре бирелер, — диде ул.
Читайте нас